«Туган көнең белән, Татарстан!»: бәйрәм программасы (0+)

26 август көнне 15 нче санлы китапханә «Туган көнең белән, Татарстан!» дигән бәйрәм программасы белән 45 нче мәхәлләнең җирле иҗтимагый үзидарәсе тарафыннан үткәрелүче Ишегалды бәйрәменә кушылды.  

Праздничная программа
IMG_20220826_165643
IMG_20220826_171922
IMG_20220826_171513
IMG_20220826_171636
IMG_20220826_172120
IMG_20220826_174813
IMG_20220826_165936
IMG_20220826_175615

Өлкәннәр өчен «Шәһәрле уйныйбыз», «Чаллы турында нәрсә беләсең?», «Сигез гореф-гадәт» викториналары, «Татарстанда ни үсә», «Милли бәйрәм тәме», «Картада музейны тап» интеллектуаль-күңел ачу уеннары әзерләнде. Өлкәннәр һәм балалар бик теләп һәм азарт белән «Татар милли ризыклары» дигән башваткычны чишәргә тырышты. Балалар өчен республикабыз тарихы буенча пазллар әзерләнгән иде. Бәйрәм программасында «Илһам» бию студиясе катнашты.
Ишегалды көне микрорайонда яшәүчеләргә яңа дуслар һәм танышлар, шулай ук шәһәр китапханәсенә илтүче сукмакны табарга мөмкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: